Узган елда Алабугада өйләнешүчеләр һәм аерылышучылар кимегән
Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлеге белгечләре 2015 елда теркәлгән актлар буенча йомгаклау ясадылар. 2014 ел белән чагыштырганда бу елда төзелгән актлар саны 7,2 % ка кимегән.
Туу турында теркәлгән актлар саны 2,1 %, өйләнешү буенча - 19,2%, үлү буенча - 1,8%, аерылышу буенча - 18,4%, исем алмаштыру буенча - 3,2% ка кимегән. Баланың атасын билгеләү турында төзелгән актлар саны 2014 ел белән чагыштырганда 18,5% ка, уллыкка (кызлыкка) алу турында теркәлгән актлар саны 18,2 % ка арткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев