Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган елда Алабуганың «Кеше приюты»нда 55914 порция кайнар ризык таратылган

Биредә көненә 200 дән артык кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә.

2024 елда Алабуганың «Кеше приюты»нда 55914 порция ризык таратылган. Оештыручылар сүзләренчә, биредә көненә 200 дән артык кеше кайнар ризык белән тәэмин ителә. 

Исегезгә төшерәбез, Алабугада «Кеше приюты» хәйрия проекты 2022 елдан бирле эшли. «Кеше приюты» — кечкенә генә павильон. Биредә әзер кайнар ризыкны алып килеп, аны мохтаҗларга, катлаулы тормыш хәлендә калганнарга бушлай тараталар. Проект тулысынча хәйрия акчасына эшли. Битараф булмаган алабугалылар оештыручыларга кулларыннан килгәнчә ярдәм итә ала. Күпләр монда мохтаҗларны ашату өчен яшелчә, җиләк-җимеш, тәм-том һәм башкаларны алып килә. Ярдәм итәргә теләүчеләр 8-901-6-222-666 телефоны буенча шалтыратып, өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин. 

Бушлай кайнар ризык таратучы павильоннар Нефтьчеләр пр, 16 Б, Мәрҗани урамы, 28 А, Горький урамы, 107 адреслары буенча урнашкан.

Кайнар ризыкны үзен мохтаҗ дип санап килгән һәркемгә, нинди диндә булуына карамастан бирәләр. Бердәнбер шарт — килүчедән хәмер исе килмәскә тиеш.

Якын-тирәгездә мохтаҗ кешеләр, гаилә, өлкән яшьтәгеләр булса — аларга да хәбәр итегез (ризыкны үзең белән алыр өчен савыт алып килергә кирәк).

Павильоннар көн саен эшли.

Фотолар: https://vk.com/priyutelabuga

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев