Узган тәүлек эчендә Алабугада коронавирус инфекциясе йоктыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Республикада зарарланган кешеләрнең гомуми саны 2064кә җиткән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы расланган. Республикада зарарланган кешеләрнең гомуми саны 2064кә җиткән. Тәүлек эчендә 163 кеше савыккан. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр – 3 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр – 15 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр – 25 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр – 12 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр – 15 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр – 9, һәм 80нән 90 яшькә кадәр – 5 очрак.
Covid-19 расланган очраклар саны буенча торак пунктлардан Казан (51 очрак), Апас (10 очрак) һәм Яр Чаллы (8 очрак) алда бара. Биектау районында 5, Түбән Кама районында 4 очрак расланган. Яшел Үзән, Лаеш районнарында 2 очрак теркәлгән. Зәй, Тукай районнарында 1шәр очрак ачыкланган.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев