Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Узган ялларда 114 алабугалы коронавируска каршы прививка ясаткан

Алабугада коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә.

Район үзәк хастаханәсендә хәбәр итүләренчә, узган ял көннәрендә беренче вакцинаны — 114, икенчесен 51 кеше ясаткан. 

Вакцинация кампаниясе башланганнан бирле барлыгы 31 510 кеше беренче компонент белән прививка ясатты, икенче компонентны — 24 771 кеше.

Вакцинация шәһәрнең 4 прививка пунктында башкарыла:

Поликлиника (Пролетар ур., 36, 3нче кат, каб.309) 
тел. 4-41-28, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Гомуми практика табибы офисы (Нечаев ур., 16а, каб.7) 
тел. 9-61-08, эш көннәрендә 8.00-15.00 сәгатьләрдә, шимбә, якшәмбе — ял көннәре.

3нче табиб амбулаториясе (Городище ур., 3, каб.8) 
тел. 7-91-34, эш көннәрендә 8.00-19.00 сәгатьләрдә, шимбә 8.00-13.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Алабуга үзәк хастаханәсенең травматология пункты (Нефтьчеләр пр., 57, 2нче кат,каб.206), дүшәмбе-шимбә 8.00-10.00 сәгатьләрдә, якшәмбе — ял көне.

Үзең белән паспорт һәм СНИЛС булу мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев