Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ватанны саклаучы студент

Хәрби «Университет» мәктәбе укучылары һәм КФУның Алабуга институты студентлары белән очрашты.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашулар — батырлык турында сөйләшү генә түгел, ә чын патриот булуның нәрсә икәнен аңлау.

Бүген махсус операция зонасында хезмәт итүче бишенче курс студенты белән очрашу КФУның Алабуга институтында узды.

Алабугалы 2нче гимназиядә укыган, аннары төзелеш көллиятен тәмамлап, төзелеш компаниясендә эшләгән. Ул 17 ел тормышын спортка багышлый, шул исәптән балаларны да шуңа өйрәтә.

Алабугалының патриотлыгы, хезмәт, спорт сөючәнлеге аны Ватанны сакларга этәрә. Ул — көчле рух, принципларга тугрылык, Ватанга мәхәббәт үрнәге.

— Мондый очрашулар үз илең өчен горурлык хисе тәрбияләргә ярдәм итә, студентларның дөньяга карашын киңәйтә һәм аларны яңа үрләргә ирешүгә этәрә. Очрашу — чын батырлык дәресе булды, ул безнең истә мәңгегә калачак, — дип уртаклашты 3112 төркеме студенты Алсу Закирова.

Сугышчы белән әңгәмә МХОның телевидениедә яңалыклар гына булмавын, ә реаль тарихлы реаль кешеләр икәнлеген аңларга мөмкинлек бирде.

Тормышта нәрсә белән шөгыльләнүебез мөһим түгел: укыйбызмы, эшлибезме, гаиләләр төзибезме — бүген азатлыгыбызны яклаучыларны онытырга ярамый.

КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев