Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вильфанд: 5 ноябрьдән Россия территориясенең 90 процентында кар катламы урнашачак

Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте.

Бүгеннән башлап Россия территориясенең 90 процент өлешендә кар катламы ятачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Бүгеннән башлап, ил территориясенең якынча 85-90 проценты кар белән капланачак», — дип сөйләгән Вильфанд "Интерфакс"ка.

Метеоролог сүзләренчә, 8 ноябрьдән кар катламы мәйданы кими. Россиянең көньяк төбәкләре, Төньяк Кавказ һәм Алтай крае карсыз калачак, диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев