Вильфанд: Якындагы биш елның берсе метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин
Эксперт билгеләп үткәнчә, температура тенденцияләре ихтимал рекордлы ел аркасында гына түгел, ә бишьеллык чордагы уртача күрсәткечләргә бәйле рәвештә дә борчу тудыра.
Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд белдергәнчә, алдагы биш елның берсе метеокүзәтүләр тарихында иң җылысы булырга мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
«Әле яңа гына Бөтендөнья метеорология оешмасының хисабы чыкты һәм ул борчуга сала. Менә шундый фараз: 80 процент ихтималлык белән, ким дигәндә алдагы биш елның берсе иң җылысы булыр һәм температура буенча 2024 елны узып китәр дип көтелә, ул әлегә кадәр рекордлы ел иде», — диде Вильфанд чәршәмбе көнне узган матбугат конференциясендә.
Эксперт билгеләп үткәнчә, температура тенденцияләре ихтимал рекордлы ел аркасында гына түгел, ә бишьеллык чордагы уртача күрсәткечләргә бәйле рәвештә дә борчу тудыра. Аның сүзләренчә, 70 процент ихтималлык белән 2025-2029 елларда уртача температура күтәрелү 1,5 градустан артып китәчәк, бу климат буенча Париж килешүенең рөхсәт ителгән күрсәткечләренә туры килми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев