Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Вильфанд май башыннан бирле Россиядә салкын булу сәбәбен аңлатты

Вильфанд мәгълүматлары буенча, мондый процесс стационар, ул 2 майдан бирле дәвам итә һәм сирәк очрак булып тора.

Майның беренче 10 көнен Россиянең Европа өлеше территориясендә күзәтүләр тарихында иң салкыны дип атарга мөмкин. Бу хакта Россия Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр итте. ТАСС шул хакта яза, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бу нәкъ менә шуның белән аңлатыла, төрле билгеләр булган ике үзәк — Мәскәүдән көнбатышка антициклон һәм Мәскәүдән көнчыгышка циклон — Төньяк Боз океанының салкын һава массаларын тарту шартларын тудырган», — дип аңлатты спикер.

Шулай ук метеоролог һава массаларының хәтта Лаптевлар, Көнчыгыш Себер диңгезеннән дә килүен өстәде. Ә көнбатыштан антициклон Шпицбергеннан һава массаларын суыра. Нәкъ менә шуңа күрә һава температурасы нормадан 8-10 градуска түбәнрәк, дип сөйли Вильфанд.

Вильфанд мәгълүматлары буенча, мондый процесс стационар, ул 2 майдан бирле дәвам итә һәм сирәк очрак булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев