Вильфанд: Ноябрь Идел буенда һәм тагын биш федераль округта нормадан җылырак булачак
Шулай ук Азия өлешендә дә ноябрь җылы килер дип көтелә.
Ноябрьдә Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Идел буе, Көньяк, Урал һәм Себер федераль округларында температура нормадан югарырак булыр дип көтелә. РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Россиянең Европа өлешендәге зур территориядә температура нормадан югарырак булыр дип фаразлана. Шулай ук Азия өлешендә дә ноябрь җылы килер дип көтелә», — дип аңлатты метеоролог.
Моннан тыш, Вильфанд сүзләренчә, Ерак Көнчыгышның күпчелек өлешендә, Якутиядә һәм Хабаровск краенда ноябрьдә температура нормага якын булачак. Бары тик Чукоткада, Якутиянең төньяк-көнчыгышында һәм Камчатка краеның төньягында гына аномаль салкыннар көтелә. Әлеге төбәкләргә кыш «иртәрәк килә», дип искәртте бу уңайдан галим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев