Владимир Путин Алабуга шәһәр суды судьясын билгеләде
Агымдагы елның 2 гыйнварында РФ Президенты судьяны билгеләү турында тиешле указга кул куйды.
Бу хакта Алабуга шәһәр суды сайтында хәбәр ителә. Шунда ук билгеләү турында Указ да бастырылган.
2021 елның 2 гыйнварында Россия Федерациясе Президентының 4 санлы Указы белән Алабуга шәһәр суды судьясы итеп Хөснетдинова Лилия Мирзаһит кызы билгеләнде.
Алабуга районыннан тыш, Владимир Путин Татарстанда тагын өч яңа судьяны билгеләде — ТР Арбитраж судында, Чаллы һәм Биектау районы судларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев