Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хач ману бәйрәмендә алабугалылар ике урында коена алачак

Быел Алабуга районында 2 урын әзерләнә.

Коену урыннары Малый бордагы "Изге Пантелеймон чишмәсе«ндә һәм Алабуга районының Свиногорье авылында урнашкан «Христорождественский» чишмәләрендә булдырылачак. Урыннарда медиклар, МЧС һәм полиция хезмәткәрләре дежур торачак. 

Чишмәләрне изгеләндерү графигы:
18 гыйнварда:
16.00 — Изге чишмә, Алабуга районы, Малый бор урман массивы. Алабуга районы, Свиногорье авылы;

19 гыйнварда:
00.00 — Изге чишмә, Алабуга районы, Малый бор урман массивы. Алабуга районы, Свиногорье авылы;

20 гыйнварда:
00.00-2.00 — Изге чишмә, Алабуга районы, Малый бор. Алабуга районы, Свиногорье авылы.

Алабуга районы МЧС хезмәте табигый сулыкларда, елгаларда һәм йоланы үткәрү өчен җиһазландырылмаган буаларда су коену тыелу турында искә төшерә.

Исегезгә төшерәбез, христианнарның Хач ману бәйрәме ел саен 19 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә. Бәйрәм алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Аруландырылган су көчле дәвалау үзлегенә ия дип санала. Әлеге су, имеш, ел буе бозылмый, саф кала. Суга чуму өчен, кагыйдә буларак, хач формасындагы махсус бәкеләр — иорданьнар ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев