Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Хезмәт ветераны Анастасия Дудкина 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Анастасия Евграфовна Дудкина үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле дата белән котларга туганнары, якыннары, дуслары һәм хезмәттәшләре җыелган иде.

Олуг бәйрәмендә ул Татарстан Республикасы Рәисе һәм район башлыгы исеменнән котлаулар алды. Рөстәм Нуриев исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән юбилярны җир-милек палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Эльмира Гыйләҗева котлады, Анастасия Евграфовнага ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләде. Бу көнне Ветераннар советы да юбилярга чәчәк бәйләме һәм яхшы сүзләр җиткерде.

− Анастасия Евграфовна — гаҗәеп хатын-кыз. Ул гомере буе эшләде. Әле күптән түгел генә үзенең бакчасына җәяү йөри иде, бүген дә оныклары Һәм оныкчыклары турында кайгыртуын дәвам итә, — дип билгеләп үтте Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов һәм аңа рәхмәт хатын тапшырды.

Анастасия Евграфовна язмышы — ул тулы бер чорның якты чагылышы. Ул Николаевка авылында туа, кызчыкка 10 яшь булганда әнисе үлеп китә. Текстиль училищесында укыган вакытта сугыш башлана. 1941 елның көзендә, озын һәм ач юл узгач, ул Чистайга кайта, биредә эвакуацияләнгән 2 нче Мәскәү сәгать заводы урнашкан була.

Унҗиде яшьлек кыз заводка янгын каравылына урнаша, аны Берсутка агач хәзерләүгә җибәрәләр. Соңрак ул фронт өчен миналар ясау цехына күчә, анда тәүлекләр буе эшли. Сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

Анастасия Евграфовна сәгать заводында барлыгы 48 ел эшли, «Коммунистик хезмәт ударнигы» һәм «Хезмәт ветераны» исемнәрен ала. Ике баласын берүзе үстереп, 1989 елда Алабугага күчкәч тә, 12 ел медсанчастьта лифтер булып хезмәт итә. Аның гомуми хезмәт стажы 61 ел тәшкил итә.

— Әнием үзен бик яхшы хис итә, бүгенге бәйрәмгә аеруча зур дулкынлану белән әзерләнде, — дип уртаклашты юбилярның кызы. — Минемчә, әнинең озак яшәү сере — хәрәкәт һәм даими мәшгульлек. Ул даими эшләде, аның хоббилары күп — яшелчә үстерү, урманга йөрү, гөмбәләр җыю. Бер генә көн дә ял итмәде. Хәтта хәзер дә ул көч-хәл белән урыныннан тора, хәрәкәтләнә башлый һәм кичкә кадәр хәрәкәттә була.

Анастасия Евграфовна котлаулар һәм җылы сүзләр өчен рәхмәт белдерде. Аның хезмәт, ныклык һәм игелек белән тулы тормышы — яшь буын өчен чын үрнәк ул.

Редакция коллективы котлауларга кушыла һәм Анастасия Евграфовнага ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм иминлек тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев