Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Хокук бозуларны камералар күзәтә

Алабугада каты коммуналь калдыклар җыю өчен контейнер мәйданчыклары янындагы территорияләрдә тәртип урнаштыру эшләре дәвам итә.

Әмма шәһәр халкы тарафыннан чүп-чарны, бигрәк тә төзелеш һәм эре габаритлы чүп-чарны рөхсәтсез чыгару проблемасы актуаль булып кала бирә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин хәбәр иткәнчә, октябрь һәм ноябрь айларында гына да муниципаль контроль бүлегенә хокук бозучыларны җаваплылыкка тарту өчен 90 материал тапшырылган. Барлык кисәтүләргә карамастан, алабугалылар тиешсез урыннарда чүп-чар калдыруларын дәвам итәләр. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бүген барлык контейнер мәйданчыклары видеокүзәтү камералары белән җиһазландырылган, һәм мондый һәр факт теркәлеп бара.

Пролетар урамы, 10 адресы буенча урнашкан мәйданчыкта төшерелгән видеоязмада хокук бозу факты теркәлгән: каты коммуналь калдыклар өчен урнаштырылган стандарт контейнер эченә автомобиль детальләре ташланган.

Әлеге видеоязма хокук бозучының шәхесен ачыклау һәм аны административ җаваплылыкка тарту өчен контроль органнарга җибәрелгән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев