Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Хөкүмәт җәйге һәм кышкы вакытка күчүне хупламады

Россиядә җәйге һәм кышкы вакытка күчү 2011 елда гамәлдән чыгарылды.

Хөкүмәт сезонга карап сәгать күчерү тәҗрибәсен кайтаруны хупламый. Россия Федерациясе Министрлар Кабинетының «Вакытны исәпләү турында» закон проектының рәсми нәтиҗәсендә шулай диелгән. Бу хакта «Российская газета» га сылтама белән «Татар-информ» яза.

Закон проекты авторлары «тәүлекнең якты вакытын рациональ куллану максатыннан» җәйге һәм кышкы вакытка күчүне торгызырга ниятли. Сәгать укларын мартның соңгы якшәмбесендә 02.00 сәгатьтә бер сәгатькә алга һәм октябрьнең соңгы якшәмбесендә 03.00 сәгатьтә бер сәгатькә артка күчерергә тәкъдим итәләр.

Хөкүмәт биргән аңлатуда әлеге закон проектында көтелгән социаль-икътисади нәтиҗә турында мәгълүмат юклыгы искәртелә. Шулай ук электр энергиясен куллану артуы һәм юл-транспорт һәлакәтләре санының артуы турында мәгълүматлар китерелмәгән, гражданнарның куркынычсызлык дәрәҗәсе кимүе турында мәгълүмат юк. Вакытны гамәлдәгечә исәпләү торышында һәм фаразланганча исәпләгәндә авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләре күрсәткечләре дә бирелмәгән.

Россиядә җәйге һәм кышкы вакытка күчү 2011 елда гамәлдән чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев