Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Яңа ел белән котлады

«Безнең барыбызны да туган җиребез Алабуганың чәчәк атуына, мөмкинлекләребезне тормышка ашырырга, ниятләребезне үтәргә омтылыш берләштерә», - диелә Алабуга районы башлыгы мөрәҗәгатендә.

Хөрмәтле алабугалылар!

Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Бу бәйрәмне без иң якын кешеләребез белән каршылыйбыз, үткәннәрне искә алып, киләсе елга ниятләребезне уртаклашабыз. 
Үтеп бара торган ел барыбыз өчен дә шактый катлаулы булды. Ул безнең тормыш кыйммәтләрен яңадан барларга, эш нәтиҗәләребезне күтәрергә, куелган бурычларны үтәр өчен берләшергә мәҗбүр итте.

Шәһәр предприятиеләре һәм Махсус икътисадый зона җитәкчеләренә һәм битараф булмаган барлык алабугалыларга тырыш актив эшләре, проектларны хуплаулары, район тормышында катнашулары өчен. Безнең барыбызны да туган җиребез Алабуганың чәчәк атуына, мөмкинлекләребезне тормышка ашырырга, ниятләребезне үтәргә омтылыш берләштерә. 

Мин чын күңелемнән, махсус хәрби операция урыннарында катнашучы егетләребезнең, хәрби бурычларын намус белән үтәп, исән-имин өйгә, гаиләләренә әйләнеп кайтуларын телим. Өлкән буын вәкилләренә һәрвакыттагыча рух ныклыгы һәм тормыш сөючәнлек телим. 

Яңа ел бар кеше өчен дә мәрхәмәтле үзгәрешләр башлану елы булсын. Туганнарыбыз, якыннарыбыз сәламәт һәм бәхетле булсын! Һәр йортка шатлык һәм муллык!

Чын күңелдән бар кешегә тынычлык һәм иминлек телим!
Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев