Хөрмәтле укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара укытучылар көне белән котлыйм!
Укучыларның киләчәге укытучыга, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларына бәйле. Сүз мәктәптә алган белем һәм күнекмәләр турында гына бармый. Укытучылар алдында торган бурычлар күпкә киңрәк: укучыларда яхшылык, җаваплылык, патриотизм, әхлакый төшенчәләр тәрбияләү, яшь буынга катлаулы карарлар кабул ителгән вакытта ярдәм итәчәк киңәшләр бирү, максатларга ирешүгә рухландыру һәм уңышларга этәрү.
Хөрмәтле укытучылар! Олы хезмәтегез, һөнәрегезгә тугры булуыгыз, яхшылыгыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен ихлас рәхмәтебезне кабул итегез. Сезнең талантыгыз, актив тормыш позициягез, укучыларга үрнәк була белүегез игътибарга лаек.
Балаларга биргән яхшылыгыгыз сезнең үзегезгә икеләтә әйләнеп кайтсын, ә сезнең зирәклегегез илебезнең киләчәген булдыручы яшь буынны дөрес юлга юнәлтсен.
Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, эшегездә тынычлык һәм илһам телим!
Рөстәм НУРИЕВ,
Алабуга муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев