Хөрмәтле хатын-кызлар!
8 март көнне без ихлас күңелдән күркәм хатын-кызларыбызны – илаһи көчкә ия булган, максатчан, авырлыкларга бирешмәүче, якыннарына тормыш яме бүләк итүче әниләребезне, апа-сеңелләребезне, хәләл җефетләребезне, кызларыбызны һәм хезмәттәшләребезне хөрмәтлибез.
Гармониягә һәм камиллеккә омтылыш сезгә теләсә нинди һөнәри югарылыкка, куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирә.
Сезнең түземлек, зирәклек һәм интуициягез бетмәс-төкәнмәс. Сезнең үҗәт һәм ышанычлы булуыгыз ихлас ихтирам уята.
Сез — тормышыбыз бизәге, яшәү көче һәм илһам бирүче, ә сез бүләк иткән мәхәббәт һәм кайгырту якыннарыгызны көчлерәк итә, аларда ышаныч һәм алга барырга теләк уята.
Бу бәйрәмнең матур язгы кәефе күңелләрдә озак саклансын, сезнең өчен кадерле кешеләрнең барлык изге теләкләре тормышка ашсын.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек телим!
Рөстәм Нуриев, Алабуга муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев