Яңа ел төнендә транспорт ничек йөриячәк
Быел 31 декабрьдә Алабугада шәһәр транспорты 23 сәгать 30 минутка кадәр йөриячәк.
Бу хакта шәһәр башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев хәбәр итте. 1 гыйнварда җәмәгать транспорты гадәти режимда эшләячәк. Раштуа бәйрәменә шулай ук җәмәгать транспортының эш графигына үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта өстәмә хәбәр ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев