Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының начараюы фаразлана

Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре һәм кар боткасы булачак. 

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. 

Ял көннәрендә һәм киләсе атна башында Татарстан көнбатыштан авышкан тирән циклон йогынтысында калачак. Ул республика территориясенә мул явым-төшемле һәм көчле җилле җылы һава алып киләчәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар өемнәре һәм кар боткасы булачак. Бу чорда һаваның уртача тәүлеклек температурасы нормадан 3-4 градуска югарырак булачак.

Шимбә һәм якшәмбе, 20 һәм 21 ноябрь көннәрендә, шулай ук дүшәмбе көнне, 22 ноябрьдә, урыны белән кар, юеш кар, буран һәм секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә. Төнлә һава температурасы 0-6 градус, көндез +1 градустан −3 градуска кадәр тирбәләчәк.

Шимбә көнне атмосфера басымы интенсив рәвештә төшәчәк һәм кичен минимумга җитәчәк, ә якшәмбе көнне үсәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев