ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫН САКЛАМАУ
Алабуга шәһәр прокуратурасы вәкилләренең күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп, планнан тыш тикшерүеннән соң, фитнес-үзәкләрненң берсендә эш туктатылды.
Алабуга шәһәре прокурорының урынбасары Алсу Сәләхетдинова хәбәр итүенчә, Чапаев урамында урнашкан фитнес-клубта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу, шулай ук бинаны эшләтә башлауга рөхсәттә төгәлсезлекләр ачыкланган. Кимчелекләр бетерелүгә, фитнес-үзәк эшли башлаячак.
− Бу үзәккә йөрүчеләр өчен куркынычсыз шартлар тудыру чаралары, − дип билгеләп үтте Алсу Сәләхетдинова.
Алабугада мондый тикшерүләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев