Җырчы Иркә иренең МХО зонасында минага эләгүе турында сөйләде
Җырчы Иркә белән программаның тулы чыгарылышы якшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, 09:00 һәм 15:15 тә чыгачак.
Татарстанның атказанган артисткасы Иркә ТНВда «Сөйләшергә вакыт» программасының чираттагы чыгарылышында кунакта булды. Анда ул мобилизацияләнгән ире Артурның МХО зонасында минага эләгүе турында сөйләде.
«Ул соңгы тапкыр ялдан киткәндә, мотоцикллар алды. Акча җыйдылар, һәм мин үземнән өстәдем, дуслар ярдәм итте. Шул мотоциклларның берсендә ул минага эләккән. Аның аягы имгәнгән», — дип сөйләде Иркә.
Җырчы Иркә белән программаның тулы чыгарылышы якшәмбе көнне, 23 ноябрьдә, 09:00 һәм 15:15 тә чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев