Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

«Земский учитель» программасы буенча Татарстанга РФнең башка төбәкләреннән 72 педагог килде

«Земский учитель» программасы 2019 елның февралендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән иде.

«Земский учитель» федераль программасын гамәлгә ашыру чорында Татарстанга Россиянең төрле төбәкләреннән 72 педагог эшкә килде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина ТР Иҗтимагый палатасында ведомствоның гавами максатлары һәм бурычлары турында фикер алышканда хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Земский учитель» программасы буенча безнең мәктәпләргә көллият тәмамлаучылар да эшкә килә. Арча педагогика көллиятеннән — өч, Чаллы педагогика көллиятеннән бер укытучы килде. Һәм алар миллион сум алдылар«, — дип сөйләде ул.

Татарстанда «Земский учитель» федераль программасы 2020 елдан бирле эшли. Әлеге программа буенча авыл торак пунктларына, шәһәр тибындагы бистәләргә яки 50 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләргә эшкә күчүче укытучылар бер мәртәбә 1 млн сум күләмендә компенсация ала.

2020 елда республикага Россиянең башка төбәкләреннән 13 укытучы эшкә килде, 2023 елда — 23, 2021 елда — 11, 2024 елда — 3, 2022 елда — 10, 2025 елда — 12.

«Земский учитель» программасы 2019 елның февралендә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән. Узган елның 1 гыйнварыннан ул «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына керде. Аны гамәлгә ашыру 2030 елга кадәр озайтылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев