Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Жилкомфортсервис» идарәче компаниясе вәкилләре алабугалылар белән очрашты

Анда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, ә шәһәрлеләр үзләрен борчыган сорауларны бирә алды.

Җыелыш идарәче компания директоры Римма Хәбибрахманова доклады белән башланды. Ул хәбәр иткәнчә, 2023 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында әлеге идарәче компания хезмәт күрсәтә торган 27 йортта эшләр башкарылган.

— Яңа тротуарлар төзелде, асфальт өслекләр ремонтланды, агачлар утыртылды, балалар мәйданчыклары, эскәмияләр, чүп савытлары куелды, яктырту яңартылды, — диде Римма Хәбибрахманова.

Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, 2023 елда торак йортларда подъездларга агымдагы ремонт үткәрелгән.

— 44 подъездда түбә, керү урыннары һәм ишекләр ремонтланды, — ди идарәче компания директоры.

Капиталь ремонт программасы кысаларында узган елда 96, 2 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылган.

— 6 йортның фасады җылытылды һәм газ белән тәэмин итү җиһазлары төзекләндерелде. Бу капиталь ремонт нәтиҗәсендә, җылылык энергиясен куллануда экономия булыр дип көтәбез. Шулай ук 6 йортта энергияне саклау буенча эшләр башкарылды — өчесендә түбәләр алыштырылды, өчесендә җылылык белән тәэмин итү системасы җайга салынды. Капиталь ремонт үткәрелгәннән соң, җылылык җитмәүгә бәйле мөрәҗәгатьләр саны кимеде. Моннан тыш, ике йортта 15 миллион сумга лифт җиһазлары алыштырылды, — дип билгеләп үтә Римма Хәбибрахманова.

Идарәче компания домофоннарны алыштыру эшен дә дәвам итә.

— Видеокүзәтүле заманча домофоннар урнаштырыла. Хәзерге вакытта 78 йортта домофоннар алыштырылды, шул исәптән 2023 елда — 19 йортта, — ди Римма ханым.

Үзенең доклады азагында Римма Хәбибрахманова «Жилкомфортсервис» компаниясенең хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырачагын һәм килеп туган мәсьәләләрне торак милекчеләре белән бергәләп хәл итәчәген әйтте. Моңа җавап итеп алабугалылар идарәче компания вәкилләренә рәхмәт белдерде, чыннан да шактый күп эшләр башкарылуын билгеләп үттеләр. Шулай да, аерым игътибар таләп итә торган проблемалы урыннар кала әле. Мәсәлән, Пролетар урамындагы 22нче санлы күп фатирлы йортта яшәүчеләр йортка тулысынча капиталь ремонт үткәрү кирәклеген әйтә. Аларның сүзләренчә, йортның беренче катлары күгәрек белән капланган, түбә һәм фасад та начар хәлдә. Идарәче компания вәкилләре бу мәсьәләнең контрольгә алынуын һәм якын арада каралачагын билгеләп үтте.

Милекчеләр яңгыраткан тагын бер сорау — Пролетарская урамындагы 4 нче йорт ишегалдында чүп савытларын алыштыру. Хәзерге вакытта анда иске бетон урналар тора, аларда калган чүп-чар исләнеп, череп ята. Бу йортта яшәүчеләрнең үзләре өчен генә түгел, дворникка да кыенлыклар тудыра. Әлеге проблеманы идарәче компания тиз арада хәл итәргә вәгъдә итте.

Җыелышта 37 нче кибет янындагы тукталыш турында да әйтеп үттеләр — алабугалылар анда автобуслар көтеп торучы пасажирлар өчен эскәмия булмавына зарлана.

Күтәрелгән соңгы мәсьәлә ишегалларында коры агачларны кисүгә кагылды. Идарәче компания вәкилләре ышандырганча, бу язда бөтен коры агачлар киселәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев