2025 елда Алабуга районында каршы як полосага чыгу аркасында алты кеше һәлак булган
Юл хәрәкәтендә катнашкан 18 кеше имгәнгән.
17-31 гыйнварда Алабуга районында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Каршы як полоса» профилактик акциясе уздыра. Аның максаты — каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга юл куймау.
Контрольне көчәйтүнең төп сәбәбе — борчулы статистика: 2025 елда шул сәбәпле районда 17 юл һәлакәте теркәлгән. Авария нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булды һәм 18 кеше имгәнде, дип хәбәр иттеләр Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә.
2026 елда юл йөрү кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыккан өчен 7 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.15 маддәсенең 4 өлеше).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев