2026 елның беренче ае нәтиҗәләре буенча Алабугада исерек йөртүчеләр ике тапкыр кимегән
Быелдан исерек килеш машина йөртү өчен җаваплылык сизелерлек катгыйланды.
Алабуга Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 2026 елның гыйнварында район юлларында 12 исерек машина йөртүче тоткарланган. Узган елда гыйнварда шундый 25 хокук бозучы ачыкланган булган. Уңай динамикага карамастан, Дәүләт автоинспекциясе искәртә, быелдан исерек килеш машина йөртү өчен җаваплылык сизелерлек катгыйланды.
2026 елда нинди җәза яный?
Беренче мәртәбә тоткарланган өчен: 45 000 сум штраф һәм 1,5 елдан 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү. Шундый ук җәза (45 мең сум һәм правадан мәхрүм итү) медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен билгеләнә.
Кабат (ел дәвамында) тоткарланган өчен: җинаять җаваплылыгы башлана (РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе). Хокук бозучыга 200 000 сумнан 300 000 сумга кадәр штраф, 2 елга кадәр иректән мәхрүм итү һәм автомобилен дәүләт милкенә конфискацияләү яный.
Тәртип бозучы турында аноним рәвештә ничек хәбәр итәргә?
Әгәр дә сез юлда үз-үзен адекват тотмаган машина йөртүчене күрсәгез, бу хакта Алабуга Дәүләт автоинспекциясенең махсус Telegram-ботына хәбәр итегез:
@gibdd_elabuga_bot
Татарстанның башка районнарында яшәүчеләр өчен Telegram мессенджерында «Госавтоинспекция» дип эзләргә була. Район исемен кертү дә җитә — конфиденциаль мөрәҗәгатьләр өчен чат-ботка сылтама һәр рәсми каналның тасвирламасында күрсәтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев