Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

36 яшьлек алабугалы банкоматта онытылып калган акчаларны урлаган 

Вакыйга банк бинасында булган.

Узган атнада кеше милкен урлауның өч очрагы теркәлгән, аларның икесе ачылмаган. Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр итәләр. 

Беренче очракта күпфатирлы торак йорт ишегалдында куелган җиңел машинадан видеорегистратор һәм радар-детектор урланган. Китерелгән зыян күләме 8 500 сум тәшкил иткән. 

Икенче урлау банк бинасында булган. Анда 32 яшьлек ханым банкомат аша картадан 3 мең сум акча алган вакытта купюроприемниктагы акчаны алырга оныткан. Ханымның акчаларын 36 яшьлек алабугалы үзләштергән. 

Шәһәрнең бер оешмасы территориясеннән металл конструкцияләрне урлау буенча кузгатылган җинаять эше әлегә ачылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев