Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

46 яшьлек алабугалы өйдәш хатынын үтерүдә гаепләнә

Тикшерү версиясе буенча, 2023 елның 2 мартында гаепләнүче 42 яшьлек өйдәш хатыны белән күршесендә кунакта спиртлы эчемлекләр эчкән.

Соңрак, ир-ат белән хатын-кыз арасында конфликт килеп чыга. Хатын өенә кайтырга теләми, ә гаепләнүче йокларга кереп китә. Икенче көнне хатын, әйберләрен җыя һәм күршесенә китә, ә гаепләнүче, пычак белән коралланып, аның артыннан килә. Хатынның муенына пычак белән кадаганнан соң, ир-ат китеп барган. Яралану нәтиҗәсендә зыян күрүче урында ук үлә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Идарәсе хәбәр итә.

Гаепләнүче җинаять кылуда катнашы булуын таныган. Суд аны сак астына алган. Тикшерү җитәрлек дәлилләү базасы җыйган. Шуңа бәйле рәвештә җинаять эше судка карау өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев