Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Агуга киртә куелды

Шәһәрдә "Мәк" оператив-профилактик операция барышында наркотик матдәләр саклауның ике факты ачыкланган.

"Саралинская роща" бакча җәмгыятендә 6 июльдә 30 яшьлек алабугалы кулган алынган. Ул мәк бөртекләреннән наркотик матдә ясауда гаепләнә. Вакыйга урынын тикшергәндә полиция хезмәткәрләре караңгы төстәге матдә салынган өч пластик шешә табып алган.

Икенче көнне кичке сәгать уннар тирәсендә Тынычлык проспектындагы 50 нче йорт янында ВАЗ-217030 автомобиле тоткарлана. Машина руле артында утырган һәм моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 29 яшьлек ир полиция хезмәткәрләрен күрү белән арткы сул як ишектән машина астына төргәк ташлый. Төргәк эчендә үсемлектән ясалган наркотик матдә була. Соңрак полиция хезмәткәрләре автомобиль салонында тагын бер төргәк табып ала. Экспертизадан беренче төргәктә синтетик наркотик кушылмасы, икенчесендә - гашиш булуы ачыклана. Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 228 нче маддәсенең 2 нче өлеше буенча җинаять эше кузгатылды.

Мөнәсәбәт ачыклаганнар

Үзәк район хастаханәсенә киселгән җәрәхәтләр белән берничә кеше китерелде. Хастаханәдә теркәлгән беренче ике очракта кешеләр яраларны көнкүрештә алган булып чыкты. Берсе - производствода алынган җәрәхәт. 24 яшьлек исерек алабугалы хастаханәгә аскы казналыгы сыну диагнозы белән китерелгән. Үзе әйтүенчә, бу травманы ул танышы белән "аңлашканда" алган.

"Коры закон" кем өчен?

60 яшьлек алабугалыга Казан урамындагы бер йортның ишегалдында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен административ беркетмә төзелгән. Тагын бер 46 яшьлек сәрхүшкә йорт подъездында исерек йөргән өчен штраф салынуы мөмкин.

Җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган өчен барлыгы 15 административ беркетмә төзелгән.

Сәрия СӘЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев