Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Акча урынына – кәгазь төргәк

Өлкән яшьтәге алабугалы ханым мошенниклар корбаны булды. Хатын полицейскийларга мөрәҗәгать итә һәм алдакчылар кармагына эләгүе өчен үзенә дә оят булуын сөйли. Мошенниклар тозагына эләккән кешеләр турында телевизордан сюжетлар карагач, газеталардан укыгач, аларның беркатлылыгыннан көлгән. Бер сүз белән әйткәндә, аның белән мондый хәлнең килеп чыгуы мөмкин түгел дип санаган.

Ханым, банкоматта карточкадан акча алган вакытта, яшәп торыр өчен бүлмә эзләгән ике хатын-кыз белән сөйләшеп китә. Имеш, бу хатыннарга вакытлыча бирелә торган торакларның адресларын да биргәннәр, тик хуҗалары спиртлы эчемлекләр кулланырга яратканлыктан хатыннар анда барудан баш тарткан. Мошенникларны кызгана башлаган хатын, "чакырылмаган кунак"ларны яшәргә кертсәм, каршы булмассыңмы, дип улына шалтырата. Улы катгый рәвештә каршы килгәннән соң ул өенә юнәлә. Тик мошенниклар да аның артыннан калмый һәм "сездә һәм улыгызда бозым бар, аны яхшы танышыгыз ясаган", - дип ышандыра башлыйлар. Өлкән яшьтәге ханым нык борчыла һәм бозымны кайтара алмассызмы дип хатыннардан сорый. Мошенник хатыннар бер шарт белән бозымны кайтарырга вәгъдә бирә: беркем дә, хәтта хатынның улы да бу турыда өч көн белергә тиеш түгел. Борчуга баткан хатын ризалаша һәм "кунак"ларны өенә кертә.

"Дәвалаучы"лар үзләрен Галя һәм Тамара дип таныштыра. Зыян күрүче ханым сөйләвенчә, Тамара стаканның яртысына изге, яртысына гади су салып китерергә куша. Соңыннан ул хуҗабикәнең баш яулыгы белән стаканны каплый һәм нидер пышылдый. Стаканны колагына китергән хуҗабикә, чыннан да суның кайнаган тавышын ишеткән кебек була. Аннан соң да Тамара башка әйберләр белән төрле манипуляцияләр ясый. Кашык, стакан, мендәр тышларында хач сурәте күренгән кебек була һәм хуҗабикә йортында бозым булуга чын-чынлап ышана. Шуңа күрә Тамара өйдә акча бармы дип сорагач, берсүзсез 40 мең сум акчасын чыгарып бирә. "Дәвалау" эшләре уңышлы булсын өчен банкомат карточкасында калган акчалардан да котылырга кирәк, дип аңлата мошенник хатын. Инде 85 мең сум акчаны "сихерче" газетага, чүпрәккә төрә, борыч сибә һәм шифоньерга алып куя. Икенче көнне чиркәүгә барырга кирәк, шунда очрашырбыз һәм акчалар белән алга таба нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырбыз диләр мошенниклар. Алар ятьмәсенә эләккән хатын бары тик икенче көнне шкафын ачып акчаларын тикшерергә уйлый. Тик акча урынына анда газета төргәкләре генә калган була шул инде. Шуннан соң ул полициягә мөрәҗәгать итә.

Любовь Бикмуллина,

Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250