Алабуга автоинспекторлары үткәргән иртәнге рейдта 9 хокук бозу ачыкланган
Рейд бүген иртән үтте.
Бүген иртән Алабуга дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрне тикшерде. Иртәнге сәгать 6.30 дан 8.00 гә кадәр Алабуга-Гари-Абалач автомобиль юлының 6нчы километрында транспорт агымы тикшерелде.
Җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, рейд нәтиҗәсендә 9 хокук бозу ачыкланган. Аларның дүртесе куркынычсызлык каешларына кагыла, өчесе техник төзексезлекләр белән бәйле, икесе страховка белән бәйле. Хокук бозучыларга административ беркетмә төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев