Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга инспекторлары иртәнге рейд вакытында 61 транспорт чарасын тикшерде

Хезмәткәрләр 18 тәртип бозучыны ачыклады.

8 февральдә Алабуга дәүләт автоинспекторлары Алабуга-Гари-Абалач автоюлының 6 чакрымында рейд үткәрделәр. Рейд вакытында хезмәткәрләр 61 транспорт чарасын тикшерде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 18 административ материал төзелде. Шуларның 5се-автобус йөртүчеләргә карата. 

Тикшерү вакытында бер шоферның исереклек билгеләре булуы ачыкланган. Аның транспорт чарасы махсус стоянкага урнаштырылган.

Сигез машина йөртүчегә — транспортның техник төзексезлеге өчен, икесенә — машина номерларын укып булмаган өчен, алты шоферга — тонировка һәм страховка, бер йөртүчегә куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев