Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга юлларында быел дүрт кеше һәлак булган

Һәр очракта да аларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булмаган.

— Автомобиль йөртүче якын ут фараларын кабызып хәрәкәт иткәндә, караңгы вакытта ул җәяүлене 50 метр ераклыкта гына күреп ала. Бу бәрдерүдән качу өчен җитәрлек ара түгел. Әгәр җәяүле киемендә яктылык кайтаручы элемент булса, бу ара 200 метрга кадәр арта, — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Тимур Галимуллин.

9 ай эчендә районда җәяүлеләрне бәрдерүнең 32 очрагы теркәлгән. Аларда 7 балигъ булмаган бала зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев