Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга прокуратурасында мошенниклыкның яңа төрләре турында кисәттеләр

Шәһәр прокуратурасы кисәтә: ят кешеләр белән сөйләшмәгез.

Мошенниклыкның иң киң таралган төрләре булып үзләрен банк учреждениеләренең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре һәм көч структуралары хезмәткәрләре дип таныштырган шалтыратулар санала.

Мондый алдау ысулы барлык мошенниклык очракларының 40 проценттан артыгын тәшкил итә. Зыян күрүченең телефоны шалтырый, таныш түгел кеше әңгәмә барышында кемнәрнеңдер зыян күрүче исеменә кредит рәсмиләштерүе турында хәбәр итә, шуннан соң банк счетлары турында кирәкле мәгълүматларны ала һәм шәхси счеттагы акчаны урлый.

Шәһәр прокуратурасы кисәтә: ят кешеләр белән сөйләшмәгез, бигрәк тә мессенджер аша шалтыратсалар — трубканы алмагыз. Хәтта шалтыратучының аватаркасында банкның логотибы куелган булса да — сөйләшмәгез.

Исегездә тотыгыз, банклар яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре мессенджерлар ярдәмендә шалтыратмыйлар. Ә нинди дә булса сорауларны хәл итү өчен сезне банк бүлегенә яки полиция бүлегенә чакырачаклар.

Отышлы инвестицияләү, криптовалюта сатып алу яки биржа сатуларында акча эшләү сылтавы белән башкарылган мошенниклык очраклары — гаризалар һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында.

Әгәр сезне инде алдаганнар икән, шунда ук башка брокерлар шалтырата һәм югалган акчаларны кайтарырга тәкъдим итә башлый икән — бу чираттагы афера.

Шулай ук «туганыгыз авариягә эләкте» дигән сылтау белән башкарылган мошенниклык очраклары шактый арткан. Җинаятьчеләр нигездә пенсионерларның стационар телефоннарына шалтырата, авариягә эләккән якын кешеләре турында хәбәр итә. Билгесез абонент номерларыннан мондый телефон шалтыратулары кергәндә, кичекмәстән әңгәмәне туктатырга һәм чынбарлыкны ачыклау өчен мошенниклар телгә алган туганыгыз яки танышыгыз белән элемтәгә керергә кирәк. Әгәр туганыгызның абонент номеры челтәр зонасында булмаса, алар белән бергә яшәүче туганнары, күршеләре белән элемтәгә керергә, полициягә хәбәр итәргә кирәк.

— Шулай ук якын кешеләрегезгә һәм танышларыгызга, бигрәк тә яшүсмерләргә мошенникларның җинаять схемаларында, шул исәптән «курьерлар» сыйфатында катнашырга ярамый дигән мәгълүматны җиткерергә киңәш ителә, чөнки бу җинаять өчен РФ Җинаять кодексының 159 нчы («Мошенниклык») маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган (10 елга кадәр иректән мәхрүм итү), — дип хәбәр итә Алабуга шәһәре прокуроры ярдәмчесе Марат Әхмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев