Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Алабуга районында бер айда исерек килеш машина руле артына утырган 18 кеше тоткарланган

Шуларның икесе кабат тотылган.

2025 елның октябрендә Алабуга районында ДАИ хезмәткәрләре исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүнең 18 фактын ачыклаган. Ике йөртүче инде икенче тапкыр исерек килеш тотылган.

2025 елның гыйнварыннан Россиядә исерек хәлдә руль артына утырган өчен штраф 45 мең сумга кадәр арттырылды. Машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза 1,5 елдан 2 елга кадәр саклана.

«Барлык машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә һәм исерек хәлдә руль артына утырмаска чакырабыз, — дип мөрәҗәгать иттеләр Алабуга Дәүләт автоинспекциясендә. — Бу юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди нәтиҗәләрне булдырмаска ярдәм итәчәк».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев