Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХОКУК

Алабуга районында М-7 трассасында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган

Авариядә бер кеше зыян күргән.

15 гыйнварда Алабуга районында М-7 «Волга» автоюлының 966нчы чакрымында өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Беренчел мәгълүматлар буенча, «Фольксваген Поло» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз дистанция таләпләрен бозган, юл шартларын исәпкә алмаган һәм алда хәрәкәт итүче ярымприцеплы «Камаз» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Аннары «Фольксваген Поло» га шулай ук ярымприцеплы тагын бер «Камаз» йөк машинасы бәрелә. Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе җәрәхәтләр белән Яр Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев