Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга урамнарында яңа светофорлар, яңа билгеләр куелачак

Быел шәһәрдә яңа светофорлар куячаклар, фаҗигале һәлакәтләр белән данлыклы Лекарево чатында борылма юл барлыкка киләчәк, шәһәрдә һәм Армалы авылында яңа юл билгеләре урнаштырылачак.

ЯҢА СВЕТОФОРЛАР

Практикадан күренгәнчә, светофор куелган урыннарда аварияләр саны сизелерлек кими. Алабуга ЮХИДИ җитәкчесе Илназ Вәлиев сүзләре буенча, Чапаев һәм Әйләнеч шоссе урамнары кисешендә светофор куелу белән андагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 90 процентка кимегән. Халыкта "арка ЕлАЗа" дип аталучы шәһәрдән чыгу урынындагы вәзгыять тә уңай якка үзгәрде. Моннан ике ел элек, андагы юллар чатына светофор куелганчы, бу урында ел саен 3-4 кеше һәлак булса, светофор куелганнан соң монда андый фаҗигаләр теркәлмәгән. Шәһәрдә дә секундомерлы һәм өстәмә секцияләре булган заманча светофорлар куелган очракта, кеше үлеменә китергән аварияләр булмас иде, дип ышана ЮХИДИ хезмәткәрләре. Тик бу шактый гына чыгымнар да таләп итә: бер светофор объекты (тулысынча җиһазландырылган юл чаты) 3 миллион сумнан артык тора. Бүгенге көндә исә барлыгы 12 юл чатына шундый җиһаз кую таләп ителә. Искергән светофорларның күбесе шәһәрнең иске өлешендә урнашкан.

Быел Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспекты чатына да светофор кую планлаштырыла. Машина йөртүчеләргә Тынычлык проспектыннан борылу кыен ("час пик" вакытларында бигрәк тә), шуңа да хәрәкәт күп булган бу юл участогына инде күптәннән заманча светофор куярга кирәк иде.

КӨТЕЛГӘН БОРЫЛМА

Безнең районда фаҗигале һәлакәтләре белән начар дан алган Лекарево юл чатында да үзгәрешләр көтелә. Исегезгә төшерәбез: моннан ике ел элек бу юл чатында булган юл-транспорт фаҗигасендә берьюлы биш кеше һәлак булды.

Тиздән монда машиналар өчен ике як полоса һәм борылма (разворот) булачак. Лекаревога килеп җитәргә якынча 700 метр кала (машина йөртүче кирәкле якка күчәргә җитешсен өчен) ике яктан да борылма юл төзеләчәк. Хәзерге вакытта әле монда куркыныч саклана, ә машинада чамадан тыш тиз йөрергә яратучыларны тоткарлау өчен Колосовка һәм Лекаревога кергән урында ясалма тигезсезлекләр куелган, тәүлек әйләнәсендә ДПС посты кизү тора.

БАЛА - ТӨП ПАССАЖИР

Февраль ахырында Алабуга районында зур юл-транспорт фаҗигасе булды. Анда 4 кеше һәлак булды, шуларның икесе - 10 һәм 12 яшьлек балалар. Тайгалак юлда тизлекне исәпкә алмаган җиңел машина йөк машинасына бәрелә. Шоферның мондый каты бәрелүдә исән калуы мөмкин булмаса да, тотып торучы җайланма булган очракта, балаларның исән калырга шанслары булган.

19 марттагы тагын бер авариядә бала төрле дәрҗәдәге җәрәхәтләр ала. Ике яшьлек бала машинаның арткы утыргычында әнисе кулында була. "КамАЗ" машинасы белән бәрелгәч, кечкенә пассажир әнисе кулыннан ычкына һәм бәрелеп, бот сөяген сындыра. Тикшерүдән күренгәнчә, машинаның арткы кузовына зыян килмәгән, димәк, машинада балалар өчен тотып торучы җайланма булган очракта, бала да курку белән генә чикләнгән булыр иде.

Статистика буенча куркынычсызлык каешлары яки тотып торучы җайланма белән эләктерелгән балалар аварияләрдә 90 процент очракта исән кала.

17 марттан Алабугада "Бала - төп пассажир" операциясе башланды. Акция барышында ДПС хезмәткәрләре машинада бала өчен тотып торучы җайланманың булуына аеруча зур игътибар бирә. Ә инде мондый җайланмасы булмаган шоферга 3 мең сум күләмендә штраф билгеләнә. Баланы тотып торучы автомобиль креслосы да якынча шул ук бәядә.

ИСЕРЕК ШОФЕР - ҖИНАЯТЬЧЕ

Машина йөртүчеләрнең алкоголь эчемлекләр куллануы - бүгенге көндә иң актуаль проблемаларның берсе. Руль артына исерек килеш утыручыларның күплеге буенча Алабуга алдынгы урыннарның берсен алып тора. Ел башыннан безнең шәһәрдә юл-патруль посты хезмәткәрләре 87 исерек машина йөртүчене тоткарлаган. Тик зур штрафларга һәм даими тикшерүләргә карамастан, алабугалылар исерек килеш руль артына утыруны туктатмыйлар.

ЯҢА БИЛГЕЛӘР

Җәяүлеләрне (шул исәптән балаларны) бәрдерү статистикасы да борчу тудыра. Бала - бала булып кала, нинди куркыныч янаганын уйламыйча, алар еш кына юлга йөгереп чыга, машина йөртүче дә мизгел эчендә машинасын туктата алмый. Шуңа күрә мәктәп һәм балалар бакчалары янында тизлекне сәгатенә 20 километрга чикләүче билгеләр куярга дигән карар кабул ителде.

− Билгеләргә заказ бирелде, тиздән алар әзер булачак, - диде Илназ Вәлиев.

ГОСТ буенча җәяүлеләр чыга торган урында куела торган билге үзгәрәчәк. Хәзер бу билгенең символлары яктылыкны кире кайтаручы яшел фонда төшереләчәк һәм ерактан ук күренеп торачак. Бу яңа билгеләрне бер ел эчендә шәһәрнең барлык урамнарында да куеп бетерү мөмкин түгел, тик мәктәпләр һәм балалар бакчасы янәшәсендә, кеше күп йөри торган урыннарда (загс янында, 37 нче кибет һәм Үзәк базар янәшәсендә) аларны тиздән куячаклар.

ТИЗЛЕКНЕ КИМЕТӘБЕЗ

15 апрельдән 15 майга кадәр вакыт эчендә Алабугада янәдән ясалма тигезсезлекләр куела башлаячак. Узган елда алар 28 булган, быел исә аларга яңалары да өстәләчәк. Казан урамында да берничә ясалма тигезсезлек кую планлаштырыла. Монда автотранспорт хәрәкәтен чикләүче билгеләр булуга һәм кагыйдәне бозган өчен 500 сум штраф билгеләнгән булуга карамастан, кайбер шоферлар аларга һич тә игътибар итми.

− Бу урамда кафе-рестораннар, предприятиеләр күп булганлыктан, аны тулысынча җәяүлеләр генә йөри торган итеп булмас. Тик менә кирәксә дә, кирәкмәсә дә анда машинада йөрергә ярамый, - ди ЮХИДИ җитәкчесе.

Шуны да әйтергә кирәк: Казан урамында кагыйдә бозучыларның күбесе 18-23 яшьлек егетләр.

Ясалма тигезсезлек (халыкта аны "лежачий полицейский" диләр) Армалы авылында да куелачак.

Фәридә ӘСКӘРОВА

2014 елда Алабугада юл-транспорт һәлакәтендә 6 кеше һәлак булган, шуларның икесе - балалар;

23 кеше яраланган;

534 авария теркәлгән, аларда зыян күрүче юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев