Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабуга йортларының берсендә электр чыбыкларын урлаган кешене тотканнар

Ул элек хөкем ителгән 39 яшьлек алабугалы булып чыга.

Алабуга полициясенә челтәр компаниясе вәкиленнән трансформатор подстанциясеннән электр кабеле урлау турында гариза килә. 

Әтергә кирәк, ир-ат Нечаев урамындагы йортта кабельләрне урлаган. Йортта яшәүчеләр сөйләвенчә, утны кискен сүндергәч, күпләрнең электр приборлары янган. 

Полиция бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге җинаять кылуда шикләнү буенча оператив-эзләү чаралары үткәрү нәтиҗәсендә, полиция хезмәткәрләре элек хөкем ителгән 39 яшьлек җирле кешене тоткарлаган. 

Ир үз гаебен һәм кылган гамәлләрен таный. Китерелгән зыян суммасы 12 мең сумнан артып киткән. 

Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды. Шикләнелүчегә карата чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында подписка рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Хәзерге вакытта китерелгән зыянны каплау буенча чаралар күрелә, шулай ук фигурантның шундый ук җинаятьләр кылуга катнашы тикшерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев