Алабугада 10 көн эчендә 159 кешегә иминлек каешын эләктермәгән өчен штраф билгеләнде
Аларга 1500 сум күләмендә штраф түләргә кирәк булачак.
2025 елның 7 июленнән 16 июленә кадәр Татарстанда «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы узды. Алабугада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре куркынычсызлык каешын кулланмаган 159 хокук бозучыны ачыклаган. Алар барысы да җаваплылыкка тартылган. Бу йөртүчеләргә 1500 сум штраф түләргә кирәк булачак.
Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләр үзләре дә, пассажирлары да иминлек каешларын эләктерергә тиеш, дип искә төшерә. Бу кагыйдәне үтәү юл-транспорт һәлакәтендә имгәнү куркынычын шактый киметә.
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министрлыгы барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев