Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада 3 авыр җинаять теркәлгән

Барлыгы узган атнада полиция бүлегенә җинаятьләр турында 288 хәбәр алынган. 

Алабугада узган атнада авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә караган 3 җинаять теркәлгән. Бу — алдакчылык, талау һәм караклык. 
Беренче җинаять — алдакчылык очрагы белән бәйле. Билгесез зат, инвестицияләрдән табыш алу тәкъдиме белән, җирле 45 яшьлек ханымның акчасына ия була. Китерелгән зыян суммасы 1 миллион сумнан артып киткән.

Икенче җинаять — банк счетыннан акча урлау. Билгесез зат мәче өчен көнкүреш әйберләрен сату тәкъдиме белән 32 яшьлек җирле кешенең банк счетына керү өчен белешмә алып, 6 мең сумнан артык матди зыян китереп, акчасына ия булган.

Өченче җинаять — талау. Шәһәрнең бер урамында билгесез кеше 35 яшьлек алабугалыны кыйнаган һәм ачыктан-ачык кәрәзле телефон һәм көмеш чылбырын урлаган. Бу җинаятьне кылуда шикләнеп, элек хөкем ителгән 39 яшьлек алабугалы тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев