Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада 3 караклык очрагы теркәлгән

Бу турыда полициянең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада полициянең дежур бүлегенә җинаятьләр турында 243 хәбәр кабул ителгән. Бу хакта полициянең җирле бүлекчәсендә сөйләделәр.

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә торган җинаятьләр теркәлмәгән. Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы 3 урлау очрагы теркәлгән, шуларның 2се ачылган. 

Күп фатирлы йорт подъездыннан 40 яшьлек алабугалының велосипедын урлаганнар. Нәтиҗәдә аңа 7 000 сумлык зыян салынган. Бу җинаять әлегә ачылмаган. 

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан ике урлау очрагы ачылган. Беренчесе -шәһәрнең иске өлешендә күпфатирлы йорт подъездыннан 33 яшьлек алабугалының велосипедын урлау очрагы. Велосипед хуҗасына 15 000 сумлык зыян китерелгән. Икенчесе — моңа кадәр хөкем ителгәне булган 36 яшьлек ир 33 яшьлек алабугалының фатирыннан кесә телефонын урлаган. Нәтиҗәдә фатир хуҗасына 8000 сумлык зыян китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев