Алабугада 55 йөртүче икеләтә күләмдә штраф түләячәк
Бу хакта ЮХИДИнең җирле бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.
Алабугада ЮХИДИ хезмәткәрләре штрафны үз вакытында түләмәүче машина йөртүчеләрне ачыклауны дәвам итә.
Ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, быелның 8 аенда шундый 109 хокук бозу очрагы ачыкланган. 15 йөртүчегә карата 15 тәүлеккә административ арест билгеләнгән, 55 кеше икеләтә күләмдә штраф түләячәк, 9 йөртүче мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән. 30 эш — каралуда.
Юл кагыйдәсе бозган өчен билгеләнгән штрафны 60 көн эчендә түләмәгән йөртүчеләргә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча беркетмә төзелә.
Штрафны вакытында түләмәгән өчен аның икеләтә суммасында административ штраф яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу һәм мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев