Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә

Узган ел Алабугада җәяүлеләр катнашында 20 юл-транспорт һәлакәте булган.

Юл-транспорт травматизмын профилактикалау максатыннан җәяүлеләр катнашында 20-29 март көннәрендә республикада «Җәяүле» профилактик чарасы үткәрелә.

«Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, җәяүлеләрнең тиеш булмаган урында юлны аркылы чыгуы һәм светофорның тыю сигналына күчү, торак пунктлардан читтәбулган юлларда тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрнең яктылык кайтаручы элементларны кулланмау белән бәйле хокук бозуларны профилактикалау буенча эш көчәйтеләчәк. 2022 елда Алабуга районында җәяүлене бәрдерү нәтиҗәсендә 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 кеше һәлак булган, 17 кеше яраланган», — дип сөйләде Алабуга Дәүләт автоинспекциясе начальнигы полиция капитаны Руслан Харисов.

Агымдагы елның 2 аенда Татарстанда җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 6 кеше һәлак булды. Җәяүлеләргә бәрелү нәтиҗәләренең иң зур авырлыгы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Күпчелек очракта бу җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев