Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада алты ай эчендә питбайк йөрткән 76 кеше административ җаваплылыкка тартылган

Аларның 48е — балигъ булмаганнар.

1 апрельдән 30 сентябрьгә кадәр питбайк йөрткән 76 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Алар машина йөртү таныклыгы булмаган килеш мототранспорт белән идарә иткәннәр. 

Аларның 48е — балигъ булмаганнар. 33 мототранспорт хуҗасына штраф билгеләнгән.

Аларга карата 30 мең сумлык штраф язылган. 8 питбайк йөртүче транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән. Икесе мондый җинаять белән икенче тапкыр эләккән, аларга карата җинаять эше кузгатылган. Бөтен мототранспорт махсус тукталышка урнаштырылган. 2024 елда мототранспорт катнашында 23 юл-транспорт һәлакәте булган. 9 кеше яраланган, 3 кеше һәлак булган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре искәртүенчә, гомуми файдаланудагы юлларда питбайк белән 16 яшькә җиткән һәм машина йөртү таныклыгы алган яшүсмерләр генә идарә итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев