Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада атна эчендә 5 исерек йөртүчене тоткарлаганнар

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 323 машина йөртүчегә административ беркетмә төзелгән.

Узган атнада килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының саны — 25, аларда 3 кеше зыян күргән.

Атна эчендә 482 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Шуларның 5се — урамда һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр кулланган, 12 кеше административ күзәтчелек таләпләрен бозган.

Административ штрафын вакытында түләмәүче 6 кеше шулай ук җаваплылыкка тартылган. 

Административ җаваплылыкка тартылучылар арасында 323 машина йөртүче бар, алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, шуларның 5е автотранспорт белән идарә иткәндә аек булмаулары аркасында тоткарланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев