Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада автобус мәктәп укучысын бәрдергән

Бала юлны тиешсез урында чыккан.

Алабугада кичә җәяүле катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.

Муса Җәлил урамы ягыннан Тукай урамына таба хәрәкәт иткән ГАЗ автобусын йөртүче, юлны тиеш булмаган урында аркылы чыгучы 1 нче класста укучы баланы бәрдерә. 

Нәтиҗәдә, баланың аяк бармагы сына. Гипс куелгач, аны өенә кайтаралар.

Алабуга инспекторы ата-аналарга балалары белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләшүнең мөһим булуын исәкртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев