Алабугада бер атна эчендә 2 авыр җинаять теркәлгән
Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.
Узган атнада кизү бүлегенә шәһәр-районда килеп чыккан вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 268 хәбәр алынган.
Авыр җинаятьләр категориясенә керүче 2 җинаять теркәлгән.
Шуларның берсе — банк картасыннан акча урлау. Билгесез зат 51 яшьлек алабугалының банк картасыннан 300 мең сум акча урлаган. Икенче җинаять — алдакчылык белән бәйле. Билгесез бер зат 58 яшьлек алабугалы хатынга кредит рәсмиләштерү сылтавы белән аның 780 мең сум акчасын үзләштергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев