Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада бер атна эчендә 5 авыр җинаять теркәлгән

Бу хакта полициянең җирле бүлегендә хәбәр иттеләр. 

Узган атнада авыр төргә караган 5 җинаять теркәлгән. Шуларның өчесе банк картасыннан төрле ысуллар белән акча урлауга бәйле. Шулай ук 43 яшьлек хатын-кызны, ашлык сатам дигән булып, алдаганнар, аңа килгән зыян 360 мең сум тәшкил итә. Бишенче җинаять — наркотик матдәләр сату. 

Моннан тыш:
— 2 алдакчылык гамәле теркәлгән. Беренчесендә акчаларны инвестициялибез дигән сылтау табып, 48 яшьлек хатын-кызның 120 мең сумнан артык акчасын үзләштергәннәр. Икенче очракта 25 яшьлек егетнең акчаларына ия булган билгесез зат дәвалау өчен акча җыюга «ярдәм» оештырган; 
— суд тарафыннан административ күзәтчелек билгеләнгән бер затка карата җинаять эше кузгатылган, чөнки ул административ хокук бозган өчен чикләүләрне үтәмәгән;
— идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән берәү исерек килеш машина руленә утырган. Аңа карата җинаять эше ачылган; 
— кеше кыйнауның 1 очрагы һәм үтерү белән янауның 1 очрагы теркәлгән;
— гаилә җәнҗаллары турында 15 хәбәр алынган;
— 18 кеше төрле җәрәхәтләр белән Алабуга үзәк район хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев