Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада быел 262 кеше исерек килеш руль артына утырган

Аларның 40ы кабат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән.

Алабуга дәүләт автоинспекторлары искә төшерә: исерек шоферлар юл хәрәкәте иминлеге өчен җидти куркыныч чыганагы булып тора. Еш кына алар катнашында барлыкка килгән юл һәлакәтләре кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә китерә. 

Быел Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүнең 262 очрагын ачыклаган. Сәрхүш йөртүчеләргә карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан 1,5 елдан 2 елга кадәр мәхрүм итү, 30 000 сум күләмендә штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган. Исерек йөртүчеләрнең 40ы кабат исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән, моның өчен ҖКның 264.1 статьясы каралган.

Әгәр дә сез кемнең дә булса транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итүенә шаһит булсагыз, битараф калмагыз һәм әлеге мәгълүматны теләсә нинди уңайлы ысул белән хәбәр итегез:

1. Полициянең дежур частена 102 телефоны буенча;
2. Telegram канал @gibdd_elabuga_bot t.me/trezvo_elabuga ярдәмендә. Моның өчен автомобиль маркасын, дәүләт теркәү билгесен, машина төсен һәм объектның хәрәкәт юнәлешен күрсәтергә кирәк булган хәбәр язарга кирәк. 

Полиция хезмәткәрләренә килгән мәгълүмат башка әбүнәчеләр өчен аноним булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев