Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада быел балалар катнашында 13 авария булган

Аларда 14 бала зыян күргән һәм бер баланың гомере өзелгән.

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, 2022 елның 22 августыннан 11 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында «Игътибар-балалар!» кисәтү чарасы бара.

Быелның 7 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 245 һәлакәт теркәлгән, аларда 7 бала һәлак булган һәм 258е төрле имгәнүләр алган.

«Бу елның 7 аенда Алабугада һәм районда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда балигъ булмаган 14 бала зыян күрде һәм берсе һәлак булды», — дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Илфир Васылов.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев