Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугада чуен чүп савыты, велосипед һәм аккумулятор урлаганнар

Узган атнада теркәлгән җинаятьләр турында Алабуга полициясендә хәбәр иттеләр.

Узган атнада полициянең кизү бүлегенә вакыйгалар һәм җинаятьләр турында 227 хәбәр килгән. Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә караган бер җинаять теркәлгән: җирле 52 яшьлек ханым тарафыннан кылынган банк счетыннан акча урлау. Ул 19 яшьлек алабугалының югалган банк картасыннан кибеттә файдаланып, 2 мең сумнан артык зыян китергән.

Уртача һәм зур булмаган авырлыктагы җинаятьләр:
— кеше милкен урлауның биш очрагы, шуларның берсе ачылмаган. Ачыклан җинаятьләр арасында — сәүдә челтәре кибетләренең берсендә 3 мең сумнан артык товар урлау, аны кылган өчен 20 һәм 22 яшьлек ике чит ил гражданины тоткарланган; күп фатирлы торак йорт подъездыннан 21 яшьлек җирле кеше тарафыннан велосипед урлау; кибет янында торган чуен чүп савытларын урлау, шуның нәтиҗәсендә шәхси эшмәкәргә 30 мең сумлык зыян салынган, аны кылуда 42 яшьлек алабугалы шикләнелә. Шәһәр урамнарының берсендә тукталган зур йөк машинасыннан ике аккумулятор урлау очрагы ачыкланмый кала. 47 яшьлек җирле кешегә 8 мең сумлык зыян китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев